10 март 2017 яңалыклары
-
Яшәүче клубында - гөбәдия исе
Бу кечкенә авылда 8 март көнне әбиләрне чәйгә дәштеләр. Кунаклар табынына хуш исле гөбәдия, кыстыбыйларга кадәр куйганнар. Утызлап йортта 82 кеше гомер итүче Яшәүченең үз артистлары да бар. Халыкара хатын-кызлар көнендә клубка килгән әбиләрне алар да тәбрикләде. Авылдашлар ирле-хатынлы Фаил һәм Фәридә Мортазиннарга рәхмәтләрен ирештерде, ник дисәң, алар бәйрәм табынын...
-
Яр Чаллыда чирмешәнлеләр очраша
Чирмешән якташлык җәмгыяте әлеге каланың "Энергетик" мәдәният сараенда чираттагы очрашу үткәрәчәк. Бу зур чара 29 мартка, чәршәмбе көнгә билгеләнгән. Башлану 18 сәгатьтә. Керү ирекле. Яр Чаллыда чирмешәнлеләрнең якташлык җәмгыяте 2005нче елда оешкан иде. Аның беренче җитәкчесе Фәнис Нуретдинов иде, ә хәзергесе Рафаэль Кыямов.
-
Чирмешәндә "Ромашка" балалар бакчасы кабат ачылды
Капиталь ремонттан соң эче дә, тышы да яңа төс алган "Ромашка" балалар бакчасы 1 марттан ишекләрен кабат ачты. -Бер елга сузылган ремонттан соң бакчабыз танымаслык булып үзгәрде, эш шартлары да яхшырды, - ди бакча мөдире Фәридә Низаметдинова. -Аеруча пешекчеләр шат, аларга аерым цехлар булдырылды. Мондый бүләк өчен без бик рәхмәтле....
-
Шешминка командасы — бәйге җиңүчесе
Чирмешән районында Шешминка волейболчыларына тиңнәр булмады. Волейбол буенча район бәйгесендә хатын-кызлар командалары арасында Шешминка авыл җирлеге беренче булды. Җиңүче бу командага 15 мең сумлык сертификат бирделәр. Чирмешән авыл җирлеге кызлары икенче урында, аларга 10 мең сумлык сертификат тапшырылды. Ивашкино җирлеге командасы өченче урын яулап, 5 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.
-
19 кешенең гомерен өзгән җинаять эше буенча суд процессы башланды
Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә булган янгын очрагы буенча суд процессы башланды. Эшне Киров районы судында караячаклар. Искәртеп үтәбез, "Адмирал" сәүдә үзәгендә фаҗига 2015 елның 11 мартында булды. Уттан 4 мең квадрат метр мәйдан зыян күргән. Янгын 19 кешенең гомерен өзә, 61 кеше җәрәхәтләр ала. Җинаять эше буенча 703 кеше зыян...
-
Чирмешәндә ялган аракы сатучыларны суд каршына бастыралар
Агымдагы елда Чирмешәннең бер кибетендә чикләнгән, тиешсез вакытта спиртлы эчемлек сату очрагы ачыкланган. Сатучыга карата беркетмә төзелгән һәм эш район судына юлланган. Үткән ел дәвамында, спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау максатында район полиция бүлеге хезмәткәрләре 1175 тикшерү үткәргәннәр, алар нәтиҗәсендә 403,5 литр алкогольле һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алына. Әлеге "товарның"...