Чирмешәндә "Ромашка" балалар бакчасы кабат ачылды
Капиталь ремонттан соң эче дә, тышы да яңа төс алган "Ромашка" балалар бакчасы 1 марттан ишекләрен кабат ачты. -Бер елга сузылган ремонттан соң бакчабыз танымаслык булып үзгәрде, эш шартлары да яхшырды, - ди бакча мөдире Фәридә Низаметдинова. -Аеруча пешекчеләр шат, аларга аерым цехлар булдырылды. Мондый бүләк өчен без бик рәхмәтле....
Капиталь ремонттан соң эче дә, тышы да яңа төс алган "Ромашка" балалар бакчасы 1 марттан ишекләрен кабат ачты.
-Бер елга сузылган ремонттан соң бакчабыз танымаслык булып үзгәрде, эш шартлары да яхшырды, - ди бакча мөдире Фәридә Низаметдинова. -Аеруча пешекчеләр шат, аларга аерым цехлар булдырылды. Мондый бүләк өчен без бик рәхмәтле.
Бакча алты төркемгә, 120 балага исәпләнгән. Бүген бирегә 134 нәни йөри. Иң зур төркем - әзерлек төркеме, монда 31 сабый тәрбияләнә. Май ахырында 21 бала бакча белән хушлашачак - 1 класска укырга китәчәк. Бүген бакчага урнашу өчен чират көтүчеләр юк.
Балалар белән 15 тәрбияче шөгыльләнә, аларга 9 кече тәрбияче булыша. Гомумән, бакчада 33 кеше эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев