Чирмешәндә ялган аракы сатучыларны суд каршына бастыралар
Агымдагы елда Чирмешәннең бер кибетендә чикләнгән, тиешсез вакытта спиртлы эчемлек сату очрагы ачыкланган. Сатучыга карата беркетмә төзелгән һәм эш район судына юлланган. Үткән ел дәвамында, спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау максатында район полиция бүлеге хезмәткәрләре 1175 тикшерү үткәргәннәр, алар нәтиҗәсендә 403,5 литр алкогольле һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алына. Әлеге "товарның"...
Агымдагы елда Чирмешәннең бер кибетендә чикләнгән, тиешсез вакытта спиртлы эчемлек сату очрагы ачыкланган. Сатучыга карата беркетмә төзелгән һәм эш район судына юлланган.
Үткән ел дәвамында, спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау максатында район полиция бүлеге хезмәткәрләре 1175 тикшерү үткәргәннәр, алар нәтиҗәсендә 403,5 литр алкогольле һәм спиртлы эчемлек әйләнештән алына. Әлеге "товарның" 40,5 литры - Казахстаннан, ә 363 литры башка төбәкләрдән кертелгән. Мондый ялган спиртлы эчемлекләр аракы, шәраб, коньяк, виски, текила, ром һәм косметикада кулланылучы, өйдә җитештерелгән продукция формасында да очрый.
2016 елда өеннән ялган аракы саткан өчен Керкәледән Н.ны хокук җаваплылыгына тартканнар. Экспертиза ачыклаганча, ул кеше тормышына куркыныч тудыручы эчемлек белән сәүдә иткән шуның өчен район суды тарафыннан аңа 15 мең сум штраф салынган.
10 гражданин административ җаваплылыкка тартылган. Закон бозучыларның бишесе район кешеләре булса, калган бишесе күрше шәһәр һәм төбәкләрдән. Әлеге гражданнар арасында ялган аракы белән сәүдә итүчеләр, аны автомобиль белән ташучылар да бар. Суд каршына баскан андый "сәүдәгәрләргә" 4000нән 5000 сумга кадәр штраф түләргә туры килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев