4 март 2026 яңалыклары
-
Мөселманнарга ураза тоту урынына ярлыларны ашатырга ярыймы икәнен аңлаттылар
Мөселманнар сәбәпсез уразасын калдыра һәм аның урынына мохтаҗларны ашата алмый. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында урнаштырылган фәтвада әйтелә.
-
Татарстанлыларны иртәгә томан булу турында кисәттеләр
5 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Чирмешән районында язгы кыр эшләренә 225 трактор чыгачак
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә барлыгы 225ләп трактор “җигелергә” тиеш. Аларның 95 проценты моңа әзер, диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.
-
Чирмешән районында 5478 пенсионер яши
Россия социаль фондының райондагы клиент хезмәтеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 1 гыйнварына районда 5478 пенсионер исәпләнә.
-
Әмир авылы яшьләре шатлыкта да, кайгыда да бердәм
Без, өлкән буын вәкилләре, еш кына яшьләргә карата тәнкыйть күзлегеннән карыйбыз. “Булдыксызлар” дияргә яратабыз. Әмма Әмир авылы мисалы бу фикерләрнең ялгыш булуын ачык күрсәтә.
-
Хәрби контракт төзүче чирмешәнлеләр 3 миллион сумга кадәр түләү ала
Контракт төзүчеләргә – 3 миллион сумга кадәр
-
4 мартка һава торышы
4 мартта Татарстанда көн болытлы булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, көндез урыны белән бераз кар, шулай ук җепшек кар көтелә. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал.