Ульяновкада яшәүче якташыбыз газета-журналларга язылып, тонометр отты
Ульяновкадан Елена Статина, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте нәшер итүче газеталарның икесенә язылып, тонометрга ия булды.
Бүләк уйнатуга ул “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасына һәм “Чаян” журналына язылганлыкны раслаучы квитанцияләр һәм касса чегы күчермәләрен җибәргән. Һәм менә, төп призларның берсе аңа насыйп.
-Көтелмәгән бу бүләккә мин бик шат, - диде Елена Валентиновна. - Аның өчен рәхмәт, әлеге тонометр уңайлы, заманча, искесе, үзебезнеке күптән алынган иде. Минем бу яктан бәхетем бар. Район газетасы үткәргән акциядә дә катнашып, узган елда чәй сервисына ия булдым. “Сувар” газетасыннан да бүләкләр алганым бар. Газеталар укырга яратам, аеруча районныкына язылмыйча калганыбыз юк. Бөтен яңалыкны шуннан белеп торабыз, мин аны беренче битеннән дүртенчесенә кадәр игътибар белән укып чыгам, - диде якташыбыз. – «Чаян» журналын, «Сувар» газетасын да алдырам.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев