Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Девичья Полянадан Аркадьевлар гаиләсе бәйгедә беренче булды

Районда беренче тапкыр үткән “Асылбикә” гаилә һәм әниләр район фестиваленда Девичья Поляна авылында яшәүче Татьяна Аркадьева беренче урынны яулады.

Гаиләләр һәм әниләр катнашкан бу бәйгедә Кармыш авыл җирлеге вәкиле – Эльвира Әфләтунова икенче, Иске Кади авыл җирлегеннән Рузалия Камалова өченче урынга лаек булдылар.

Татьяна Григорьевна бәйгегә зур команда: балалары һәм авылдашлары белән килгән. Күргәзмәне дә бик матур итеп ясаганнар. Гаиләнең нәрсә белән мавыкканы күренеп тора.

– Безнең гаиләдә 7 бала. Кызганыч, иремнең гомере юл-транспорт һәлакәтендә өзелде. Олы кызым Алена кияүдә, икенчесе – улым Дима, ул әле өйләнмәгән, алар шәһәрдә яшиләр. Тамара белән Татьяна - 9 нчы, Аня - 7 нче, Вика - 5 нче, Саша 3 нче сыйныфта укыйлар, - ди күп бала әнисе. – Миннән еш кына: “Сиңа авыр түгелме?” – дип сорыйлар. Юк, авыр түгел. Без бөтен эшне дә бергә эшлибез. Өлкәнрәк балалар кечкенәләргә булыша. Җәй айларында бергәләшеп урманга йөрибез, үләннәр, җиләк, гөмбә җыябыз. Үләннәрне киптереп, төрле чәйләр ясыйм. Үзешчән сәнгатьтә дә катнашырга яратабыз.

Бәйге ике этапта узды. Беренчесендә хатын-кызлар гаиләләре белән таныштырдылар, шөгыльләре турында сөйләделәр, икенчесендә иҗат номеры күрсәттеләр.

Бәйгедә катнашкан гүзәл затларыбыз берсеннән-берсе талантлырак: аш-суга, җыр-биюгә, нәфис сүзгә дә осталар.

Иске Кади авыл җирлеге данын яклаган Рузалия Камалованы районда гына түгел, республикада да беләләр. Бу турыда аның күпсанлы Дипломнары, Мактау кәгазьләре дә ачык “сөйли”.

– Бүләкләрнең бөтенесен алып килмәдек, өйдә тагын калды әле, - ди өч бала әнисе Розалия ханым. – Гаиләбез күп еллар дәвамында терлекчелек белән шөгыльләнә. Эре терлек тә асрыйбыз, кош-кортсыз да тормыйбыз, быел 80 баш каз үстердек.

Уңган хуҗабикә өстәлендә татар халык ашлары, әле кичә генә йолкыган бик матур каз түшкәсе дә урын алган.

Ә менә Югары Кармалка авылында яшәүче Елена Орешева бәйрәмгә килгән кунакларны ире Андрей пешергән пылау белән сыйлады. Гаилә башлыгы һәм асрамага алган игезәк уллары: Арсений һәм Никита да монда.

Бәйгедә катнашкан Лашманнан Ләйсән Соруртдинова, Түбән Чегодайдан Рәмилә Дәүләтшина, Шешминкадан Антонина Небылицыналар да бик матур чыгыш ясадылар.

Билгеле, мондый чараларда җиңүчеләрне билгеләү бик авыр, Һәр хатын-кыз җиңүгә лаек. Әниләр көненә багышланган әлеге бәйрәмдә һәр катнашучыга чәчәкләр, Дипломнар һәм район җитәкчелеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев