Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәннең “Автобабай” җиңүчесе Ильяс Хәйруллин Казанга бара

Район автоинспекторлары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге Өлкәннәр көне уңаеннан “Автобабай-2024” машина йөртү осталыгы республика конкурсының муниципаль этабын үткәрделәр.

Конкурс шартлары буенча, 60 яшькә җиткән һәм “В” категорияле машина йөртү таныклыгы булган катнашучылар теоретик һәм практик йөртү күнекмәләрендә ярыштылар. Беренче этапта машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, икенчесендә этабында автомобиль белән идарә итү осталыкларын тикшерделәр.

-Бәйге өлкән яшьтәге кешеләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалауга, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга юнәлдерелгән, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесес Гөлия Кәбирова.

Катнашучылар ярышның барлык этапларын да уңышлы үттеләр. Чирмешәннән Ильяс Хәйруллин җиңү яулаган. Хәзер ул район данын Казанда яклаячак.

Барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Гөлия Кәбирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев