Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндәге спартакиадада җиңүчеләр Казанга барачак

Чирмешәндә узган “Өченче яшь” пенсионерлар спартакиадасында районның төрле авылларыннан 50гә якын кеше катнашты.

Быел әлеге чараны Бөек Җиңүңең 79 еллыгына багышладылар.

-Спортчылар йөгерү, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, дартс һәм кул көрәштерү буенча көч сынаштылар. Универсаль спорт залында һәм Сабантуй стадионында узган әлеге чарада районның төрле авылларыннан тугыз команда көч сынашты, барлыгы 50гә якын кеше, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина. 

Иң зур команда Лашман авылы җирлегеннән килгән. Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Түбән Кәминкә, Бәркәтә, Күтәмә, Ульяновка, Кармыш, Чирмешән авыларыннан, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатыннан да катнашучылар бар иде. Полиция бүлеге ветераннары да ярышлардан читтә калмаганнар, алар берничә призлы урын яуладылар.

- Мин спортны бик яратам, ярышларда еш катнашам, Сабантуй мәйданына да чыгам. Волейбол уйныйм, йөгерәм, велосипедта йөрим. Бүгенге спартакиадага да бик теләп килдем, - диде Кармыш авылыннан Ландыш Шәйхуллина. – Үземне ике спорт төрендә: йөгерүдә һәм тенниста сынап карадым. Призлы урынга да ия булдым.

Җиңүчеләрне ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында билгеләделәр. Кайберәүләр икешәр спорт төрендә җиңү яулады. Аларга спорт һәм яшьләр эшләре буенча Ир-егетләр арасында: Гакыйль Кәримов (армспорт), Шамил Сөнчәләев (дартс), Вячеслав Кеня (җиңел атлетика һәм өстәл теннисы), Рафыйк Галиев (пневматик мылтыктан ату); хатын-кызлар арасында: Фәридә Гатина (армспорт), Резеда Галиева (дартс), Светлана Әхтәмова (җиңел атлетика), Гөлсирә Шәрифуллина (өстәл теннисы), Зөлфия Джурабаева (пневматик мылтыктан ату) беренче урыннарга лаек булдылар.

Күтәмә авылыннан Александр Семайкин дартс буенча өченче урын иясе булды, оештыручылар аны иң өлкән спортчы буларак та, бүләк биреп хөрмәтләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев