Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндәге балыкчылар ярышында Захаровлар гаиләсе 109 балык тотты

14 июль - Балыкчы көне уңаеннан районның Яңа Элмәле буасында үткән “Оста балыкчы” бәйгесендә 52 кеше кармак салды.

Күрше Самара өлкәсенең Келәүле авылыннан килгән балыкчылар иртәнге алтыларда 1 килограммлы чуртан эләктергәннәр.

-Бүген болытлы, җиле бар, басым уйный. Кызу көннәрдән соң балык актив түгел, җимне аласы килми, су төбендә ята, - диде аларның берсе, бәйгедә катнашучы  Михаил Одушев.

Төньяк җиленең балыкчылар өчен кулай түгеллеген  Чирмешәннән килгән Мария Гусак та яхшы белә. Тәҗрибәсе шактый.

-Мин тумышым белән Иске Сережкино авылыннан. Бала чактан Чирмешән елгасында балык тотып үстек. Кушбан (голавль),  ташбаш (пескарь), чабак (плотва),  кызыл канат (красноперка)... ниндиләре генә юк иде! Балык тоту – минем өчен ял. Былтыр Лашман буасында 2 килограммлы сазан каптырдым, - диде Мария Викторовна, игътибарын бермәлгә калкавычтан алып.

-Элек кая инде мондый шәп кармаклар – юк, аны тал чыбыгыннан ясый идек, леска урынына  - җеп. Бала чакта, 1967-68 елларда, мин бабам Лаврентий белән  балыкка йөри идем. Чирмешән елгасында балык бик күп, марлядан ясалган  сөрәкә белән икешәр-өчешәр чиләк тотып кайткан вакытлар булды, - дип сүзгә кушылды янәшәдә утырган  Иван Портнов. Ул да тумышы белән Иске Сережкинодан.

Шулай балыкчылар белән аралашкан арада  яр буенда тәмле исләр таралды: балык шулпасы пешерүчеләрнең казаннарыннан чыга икән. Бәйгедә алар да катнаша. Яңа Элмәледән ирле-хатынлы Юрий һәм Александра Ильдиряковлар казанга әллә ничә төрле балык салган, ухага уылдык өстиләр.

-Тәмле булсын өчен, бу ашны ничек пешерергә? – диюемә, җавап бик кыска булды.

-Аның серләре бар инде, барысын да ачып бетермим, - дип кенә җибәрде Александра Григорьевна.

Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты коллективы  үз табынын көйләгән. Балык шулпасы исе, самавырда кайнатылган тәмле үләннәрдән чәй, әллә ничә төрле кыздырылган балык... Оештыручылар -  районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге аларны да, Ильдиряковларны да бүләкләр белән сөендерде.

Яңа Чишмәдән килгән Александр Уламасовны да (әти-әнисе тумышлары белән Яңа Элмәледән)  бүләкләделәр. Балыкны кышын тотарга ярата төшсә дә, бүген 800 граммлы чуртан каптырган. Югары Кәминкәдән ветеран механизатор Марсель абый Фатыйхов та балыкчылыкка вакыт таба икән.

Чирмешәннән Захаровлар гаиләсен: әниләре Рушания, балалары Артур, Станислав, Мария, Руслан ярышта иң күп балык (109 ташбаш) тотучылар дип атадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов аларны грамота һәм бүләк белән сөендерде. Иң зур балыкны  - кило ярымлы кәрәкәне (карасьны)  Чирмешәннән Владимир Сдобнов  тоткан. Ярышта балыкны иң беренче эләктерүче - өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Ленар Шиһабетдинов. Лашман авылына, әби-бабасы янына, кунакка кайткан, кысла тотучы Риназ Минһаҗевка да бүләк табылды.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев