Чирмешәндә мәктәпкәчә яшьтәге балалар юлда йөрү кагыйдәләрен кәгазьгә төшерде
Район автоинспекторлары һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләре, район мәгариф бүлеге белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләбез һәм үтибез” дип аталган гаилә рәсемнәре бәйгесе үткәрделәр.
Муниципаль бәйгегә 13 балалар бакчасыннан алты номинациядә 33 эш кабул ителгән.
-Конкурс балаларның һәм аларның ата-аналарының юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен арттыру максатында үткәрелде. Кагыйдәләрен белү юлларда куркынычсызлык нигезе булып тора, бигрәк тә балалар өчен, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Кәбирова.
.jpeg)
Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсендә оештырылган җиңүчеләрне бүләкләү чарасында әлеге рәсемнәрдән күргәзмә тәкъдим ителде. Балалар һәм ата-аналар төрле интерактив уеннарда катнаштылар. Әккәрәй мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары отряды театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр. Җиңүчеләр Дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.
Гөлия Кәбирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев