Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә гаиләләр “Гаилә формуласы”н эзләделәр

Районда беренче тапкыр узган «Гаилә формуласы» квест-уенда Чирмешәннән Иктисамовлар гаиләсе җиңү яулады.

“Орион” яшьләр үзәге оештырган әлеге кызыклы чарада район үзәгендә гомер итүче 12 гаилә көч сынашты. Алар балалары белем алучы яисә тәрбияләнүче мәгариф учреждениеләре данын якладылар.

-Уенда катнашучылар район үзәгенең төрле нокталарында урнашкан тугыз: иҗат, музыка, интеллектуаль һәм башка станцияләрне йөреп чыгарга тиешләр. Һәр тукталышта биремнәр үтиләр һәм “гаилә формуласының” бер өлешенә ия булалар. Финишка беренче килеп, формуланы “төзегән” гаилә җиңүче булды, - диде уенны оештырган “Орион” үзәге хезмәткәре Альмир Жораев.

Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова сәламләде, Гаилә елы белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләде.

Шунысы сөендерде, район үзәгендә төрле оешмаларда, учреждениеләрендә хезмәт куеп, ике – өч, хәтта, күбрәк тә бала үстерүче яшь,  матур, тату гаиләләр күп икән.

Шундый кызыклы чара оештыручылар сүзен дә аяк астына салмаганнар, ял көнендә, өйләрендәге эшләрен якка куеп, балалары белән “Орион” янына килгәннәр. Шуның белән дә алар тату, бердәм булуларын дәлилләделәр.

Стартка чыгучылар арасында Бочкаревлар гаиләсе дә бар. Бик актив гаилә, алар районда узучы башка чараларда да гел катнашалар. Сергей һәм Ольга – эшмәкәрләр, нигездә, ит-сөт продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белән шөгыльләнәләр, алты бала үстерәләр. Уенга уллары Егор һәм кызлары Есения белән килгәннәр.

Харисовлар стартка бишәү чыгып бастылар. Барысы да фамилияләре язылган ак футболкалардан. Кызлары Сәидә һәм уллары Ризван белән Рәхим маршрутны әтиләре Радиктан, әниләре Ләйсәннән бер дә калмыйча уздылар.

Андрей һәм Екатерина Рыбкиналар алты ел элек гаилә корганнар. Алар – сыйныфташлар. Мәктәптә дә барлык чараларда актив катнашканннар, хәзер дә районда бер чара да алардан башка узмый дисәк тә була. Уллары Роман да әти-әнисеннән калышмый.

-Бик кызык булды. Оештыручыларга рәхмәт. Мондый чаралар гаиләләрне тагын да берләштерә, - диде Екатерина.

Җиңүчеләр - Иктисамовлар гаиләсе дә бер формадан. Киемнәреннән һәм кулларындагы әйберләрдән шул күренә: гаилә башлыгы Илшат, әниләре Алинә, уллары Аяз һәм Булат - барысы да балык тотарга ярата.

Кызганыч, квестка килгән  барлык парлар турында язу  иркенләп мөмкин түгел, газетада урын җитмәс. Әмма бүгенге гаилә бәйрәмен оештыручылар бер гаиләне дә игътибарсыз калдырмадылар, алдан атап чыккан һәм тагын Әхмәтҗановлар, Могыйновлар, Камаловлар, Портновлар, Җиһаншиннар, Исламовлар, Мисбаховлар, Гыйматдиновлар гаиләләренә рәхмәт сүзләре җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев