Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән әтиләре ярышта кечкенә туплар җыйды

Чирмешәндә җиде гаилә Әтиләр көненә багышланган спорт бәйгесендә көч сынашты.

Оештыручылар якташларыбызга җиде төрле бирем әзерләгән. Универсаль спорт залында үткән шушы чарада әти, әни һәм бер баладан торган командалар турникта тартылдылар, баскетбол боҗрасына туп аттылар, берничә эстафетада катнаштылар, озынлыкка сикерделәр, “Әби, бабай кулы” уенында йөгерделәр, әтиләр балалары аткан кечкенә тупларны конкуска җыйдылар.

Мөхәммәтшиннар гаиләсе: ярышка әтиләре Радик, әниләре Альбина, уллары Рамазан белән килгәннәр.

-Без спортны яратабыз. Улыбызны атнасына өч тапкыр самбога йөртәбез. Ул сәнгать мәктәбендә дә бии – анысы да үзенә күрә спорт, хәрәкәт. Үзебез җәен велосипедта йөрибез, туризм, балыкчылык – яраткан шөгыльләребез. Волейбол уйнарга яратам, - ди гаилә башлыгы Радик Рафик улы.

“Әти булдыра!” (“Папа может!”) бәйгесендә Илшат-Алинә, Аяз Икътисамовлар җиңү яулады. 2 нче урында – Рамил-Гөлфия, Сөмбел Нуруллиннар, өченчедә Сергей-Гөлнәзирә, Виктория Сидоровлар гаиләсе.

Аларны һәм ярышта катнашкан Рөстәм-Любовь, Даниэль Әхмәтҗановларны, Илдус-Илсөяр, Ислам Гайнетдиновларны, Алмаз-Альбина, Амира Аллаяровларны, Радик-Альбина, Рамазан Мөхәммәтшиннарны районның  яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең, социаль яклау бүлегенең, Беренчеләр хәрәкәтенең бүләкләре белән сөендерделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен эти-энилэребез молодецлар.Бик активлар.Гаилэ бэхете,унышлар аларга.