Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Яшәрергә... тоз ярдәм итә!

Ә сез бу хакта белә идегезме?

Бер аш кашыгы тозны бер литр кайнар суга салып болгатыгыз. Битегезгә һәм муеныгызга майлы крем сөртеп, тозлы суда чылатылган сөлгене 10 минутка йөзегезгә ябып торыгыз. Соңыннан битегезне салкын су белән юыгыз. Тоз компресслары матурлыкны кайтарырга ярдәм итә, картайган бит тиресенә яңа сулыш өрә.

Тозны табага салып, 50-70 градуска кадәр кыздырыгыз. Тукымадан тегелгән кечкенә капчыкка кайнар килеш салып, аны муенга, ияк тирәләренә куеп, компрессны 10 минут тотыгыз. Икенче иякне бетерү өчен – менә дигән алым.

Бер кашык диңгез тозын җылы суда эретегез. Эремәне сеңеп беткәнче акрын гына битегезгә ышкыгыз. Мондый процедуралардан бит тиресе шомарып кала.

Битне чистарту өчен тозлы ванна әзерләгез. Бер аш кашыгы диңгез тозын кечкенә киндер капчыкка салыгыз да, астына табак куеп, аңа башта – кайнар, соңыннан салкын су салыгыз. 35-38 градуслы бер литрга якын эремә килеп чыгарга тиеш. Шул тозлы эремәгә 10-15 секундка битегезне тыгып торыгыз, башны күтәреп, тын алыгыз да тагын шулай кабатлагыз. Процедура 10 минут барырга тиеш.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев