Татарстан авыру күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында 81 нче, Идел буе округында соңгы урында.
Коронавирус инфекциясе очраклары чагыштырмача күбрәк теркәлгән районнар билгеле, дип яза "Татар-информ" агентлыгы.
Аларны ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина атады.
Әтнә, Апас, Чүпрәле, Лаеш, Биектау, Питрәч, Югары Ослан, Теләче, Саба районнары, Казан шәһәре - исемлектә. Аларда пандемия башыннан ук коронавирус йоктыру дәрәҗәсе югары булган.
«Татарстан авыру күрсәткечләре буенча Россия субъектлары арасында 81 нче, Идел буе округында соңгы урында», — диде Марина Патяшина.
Нет комментариев