Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Яшел агач Аҗдаһа елы килә!

Ул безгә ниләр вәгъдә итә? Аны ничек каршыларга кирәк?

Кытай астрологиясе буенча, аҗдаһа — зирәк ел хуҗасы. Ул кешегә бик күп шатлык китерергә мөмкин. Ә яшел — гадилек, халыкчанлык төсе. Шуңа күрә яшел агач Аҗдаһа елы гади халыкка бик мәрхәмәтле булачак, дип фаразлыйлар. Киләсе елдан күп күңелле үзгәрешләр, очрашулар, проблемаларның хәл ителүен көтегез!

Аҗдаһа елында ничек уңыш җәлеп итәргә? 2024 ел стихиясе — агач. Шуңа монда фантазиягә урын күп. Кечкенә декоратив агачлар алырга, агач, яфрак формасындагы бизәнгечләр бүләк итәргә була. Һәрберебезнең агач кебек “үсеп” китәргә дә мөмкинлеге бар!

Аҗдаһа балкырга ярата. Шуңа Яңа елны күңелле итеп каршыларга кирәк. Кафега, кунакка бару да хуплана. Үз өегездә дә каршылау яхшы. Аҗадаһаның яраткан төсләре — кызыл һәм алтынсыман. Киемегездә бу төсләрнең берсе булсын. Яшел төс тә уңыш китерәчәк.

Өегезне ялтыравык матур уенчыклар, шарлар, тасмалар, гирляндалар белән дә бизәргә онытмагыз. Аҗдаһа уенчыгы яисә ул сурәтләнгән өстәл япмасы, тастымал, чынаяк кебек нәрсәләр турында да онытмагыз.

Иң мөһиме — Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләргә? Бу хакта иртәгә безнең сайттан укыгыз!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев