Чирмешәннән Лилия Шәйхетдинова кызыл шомырттан компот та, кайнатма да ясый
Район үзәгендә яшәүче Лилия һәм Рифкать Шәйхетдиновларның бакчаларында нинди генә җиләк-җимеш агачы юк: алмагач, балан, ирга, кара миләш... Араларында иң яратканы – кызыл шомырт, ди хуҗалар.
Кып-кызыл җимешләр тулы тәлгәшләре сыгылып торган әлеге агачларны 25 еллап элек утыртканнар.
-Шул вакыттан бирле бер генә ел да җимеш бирмичә калганы булмады. Үстерүе дә мәшәкатьле түгел: ирем көздән артык үсентеләрен кисә, шул гына. Ә суын яңгыр сибә, - ди Лилия Хәнәфи кызы.
Виргинская сортлы шомырт витаминнарга да бик бай икән.
-Анарда хәтта Менделеев таблицасындагы барлык файдалы элементлар да җыелган диярсең. Күзләргә файдасы күп, без бит хәзер гел компьютер алдында утырабыз, телефон, телевизор - болар барысы да зарарлы, шулчак шомырт ярдәмгә килә, - ди хуҗабикә. – Моннан тыш, кызыл шомыртның микробларга, бактерияләргә, ялкынсынуга каршы файдалы сыйфатлары бар, ул яман шеш күзәнәкләрен дә баса.
Шәйхетдиновлар әлеге җимештән компот, кайнатмалар ясыйлар. Уллары белән кызлары, оныклары да аларны бик ярата, кунакка килгән саен үзләре белән дә алып китәләр. Лилия ханым шушы рецептлары белән уртаклашты.
Компот ясау рецепты.
Өч литрлы банканы стерильләштерәм, төбенә 200-250 грамм шомырт салам, алма, кара миләш, чия, кура җиләге өстәсәң дә була, төрләндереп ясыйм. Өстенә кайнап чыккан су агызам, суытам, кире кәстрюльгә бушатып, 200 грамм шикәр комы өстәп кайнатам, банкага салып тимер капкач белән ябам.
Кызыл шомырт кайнатмасы.
Бер килограмм кызыл шомырт, ярты килограмм алма һәм 200 грамм кара миләшне юарга, алманың үзәген чистартырга. Кәстрюльгә җиләк-җимеш өстенә бер килограмм шикәр комы салып, 8-12 минут кайнатырга. Иләк аша чыгарырга, варенье әзер.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев