Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Районыбыз горурлыгы - Курасанов Петр Семенович

Якташыбыз, Советлар Союзы Герое - Курасанов Петр Семенович турында белешмә.

1917 елның 25 гыйнварында Чирмешән авылында туган. 1935 елдан Казан укытучылар институтында укый, 1937 елда Беренче Май районы мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли башлый.

Лейтенант Петр Курасанов Бөек Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән. Көньяк-көнбатыш фронтта сугыша, гаубица-артиллерия полкында взвод командиры була. Берлинны штурмлаганда совет гаскәрләре юлында хәрби-диңгез училищесының бик зур биналарын бердәм оборона комплексы итеп туплаган көчле каршылыкка очрый. Майор Курасанов училищега илтә торган юлларны өйрәнеп, полкның берничә батареясын үзе үк туры наводкага чыгара. Көчле ут ярдәмендә биналар җимерелә, немец гарнизонының күпчелеге шунда һәлак була. 4 танк, 3 штурм, 6 артиллерия орудиесе, 10 миномет, 12 пулемет, 600 солдат юк ителә. Укчы һәм танк подразделениеләре училище территориясенә бик тиз үтеп керәләр һәм бу совет гаскәрләренең Берлинга бару юлында мөһим роль уйный.

СССР Верховный Советы Президиумының 1945 ел 31 май Указы белән Петр Семенович Курасановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев