Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Район башлыгы Рамил Айбатовның 9 Май – Җиңү бәйрәме уңаеннан Котлавы

Хөрмәтле чирмешәнлеләр, кадерле тыл хезмәтчәннәре, ветераннар!

Чын күңелемнән сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм! Бу көн чын мәгънәсендә илебез тарихының иң якты һәм тантаналы битләренең берсе.

Әлеге Җиңү – Россия һәм бөтен дөнья халкы өчен иң кырыс сынау булган сугышта җиңү булды. 
Бүген без сугышта һәм тылда җиңү өчен көчен кызганмый көрәшкән һәркемгә тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерәбез. Сугыш кырларыннан кайтырга насыйп булмаган якташларыбызны күз яшьләре һәм әрнү белән искә төшерәбез. Кызганыч, безнең ветераннар сафлары сирәгәя. Аларның һәркайсы – тарихның тере шаһиты, халкыбызның батырлыгы, каһарманлык һәм Ватанга тугрылык үрнәге.

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызга да яхшы кәеф, тыныч күк йөзе, бәхет һәм сәламәтлек телим. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев