Рәҗәп Таҗиев Мәскәүдә узган Җиңү Парадында катнашкан
Әтием Рәҗәп Рамазан улы Таҗиев 1922 елның 15 маенда Югары Кәминкә авылында туган.
1939 елда башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң комбайнга утыра. 1940 елда Иркутскига, күперләр һәм тимер юллар төзү эшенә җибәрелгән.
Ул сугышка 1943 елның маенда алына. Суслонгер хәрби лагеренда өйрәнүләр узгач, аларны зур калибрлы орудиелар артиллеристына укыталар. 1943 елның июнендә Украинада Миус елгасында хәрби операцияләргә кушыла, әти Кырымга кадәр бара, һәм Кенигсберг шәһәрен алуда да дә катнаша. Шунда үзенең беренче, “Кенигсбергны алган өчен” медален ала.
Фашистлар Германиясе капитуляциясеннән соң, Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан.
Әти авылга 1945 елда кайта. Ул колхозда механизатор, баш инженер булып эшләде, аңа “РСФСРның атказанган
механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.
Кадерле кешебез 2007 елда вафат.
Рабига ФАТЫЙХОВА.
Югары Кәминкә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев