Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Лашман авылының байтак гаиләләренә бүләкләр тараттылар.
”Чирмешән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Альфрит Хәйрисламов 24 кешегә азык-төлек тутырылган пакетлар китерде. Тыл хезмәтчәннәре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре шундый күчтәнәчләргә ия. “БИО-АГРО” җәмгыяте дә 43 лашманлыга бүләкләр җибәргән. Алар тыл хезмәтчәннәрен, “кайнар нокталарда” булган егетләрне һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен сөендерделәр.
Нет комментариев