Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Кара Чишмәдә фронтовик Касыйм бабайны әле дә сагынып сөйлиләр

Минем әбиемнең әтисе Касыйм Каюм улы Газизов, 1917 елның 15 сентябрендә Әлмәт районының Елхово (Түбән Абдул) авылында туа.

Бу авыл Чирмешән районының Кара Чишмә авылы белән чиктәш. Бабам гомеренең күп өлешен шунда үткәргән. Аның гаиләсендә 16 бала туа, ләкин араларыннан бер бабам гына исән кала. Калган балалар ачлыктан һәм авырулардан үләләр. Әле бу гына түгел, соңрак әти-әнисе дә вафат була. Касыйм өч яшендә ул ятим кала. Бер гаиләдән икенчесенә күчеп, тамак туйдырыр өчен эшләп йөри. Ул бер кәсә икмәк һәм берничә бәрәңге өчен сарыклар көтә, казларны саклый. Аның язмышы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язмышына охшаш.

13 яшь җиткәч, ул үз авылында авыл советы рәисеннән үтенеп, паспорт ала. Аннары йөк поездына утырып, Азиягә китә. Кыргызстанның Җәлал-Абад шәһәренә барып җитә. Ул анда ятим балалар (беспризорниклар) төркеменә эләгә. Аларны тоткач, укырга җибәрәләр. Бабам педагогик техникум тәмамлый һәм балаларга кыргыз теле укыта башлый.

Шуннан соң бабайны Кызыл Армиягә алалар. Берникадәр хезмәт иткәч, ул японнар белән сугышка керә һәм Халхин-Голда сугыша. Аннан, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышта ул өлкән сержант дәрәҗәсендә кавалериядә радист булып хезмәт итә. 1943 елда яралана һәм госпитальгә, аннан тылга җибәрелә. Бабамның күп орденнары һәм медальләре күп. Госпитальдән соң ул туган ягына кайта, гаилә корып, балалар үстерә. Аларның ун баласы була. Бабам төрле вазифаларда эшләгән, ләкин укытучылык һөнәре күңеленә иң якыны булган. Ул 47 ел гомерен мәктәпкә багышлаган. Ул Кара Чишмә авылы балаларына белем һәм тәрбия биреп, авылда һәм районда бик хөрмәтле кеше булган. Аны бүген дә яхшы сүзләр белән искә алалар. Әбиемнең әнисе дә укытучы булган.

1978 елның маенда бабам II дәрәҗә Бөк Ватан сугышы ордены белән, ә 1987 елның июлендә I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Минем әбием, Рәзимә Касыйм кызы Әмирова, үз әти-әнисе сыман, укытучы һөнәрен сайлый. Хәзерге көндә ул безнең шәһәрнең 4 нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Минем бабам – безнең горурлык! Аны исән чагында күрмәсәм дә, кадерле кешебез хакында хатирә безнең күңелләрдә яши.

Әмил Әмиров,

Алабуга шәһәренең 8 нче мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев