Исеме Мамай курганындагы һәйкәлгә уелган
Яшәүчедән Якуп Ногманов исеме Волгоград шәһәрендә Мамай курганындагы һәйкәлгә уелган.
Минем бабам Якуп Ногман улы Ногманов (1902-1943) Яшәүче колхозы рәисе булган. Поселокта өч бүлмәле зур мәктәп салдыручы кеше ул. Бабай 1942 елның көзендә сугышка киткән.
Тыл хезмәтчәне Габдулла Таҗиев сөйли: “Сугыш башлангач, колхоздан рөхсәтсез бер уч икмәк тә алырга ярамады. Якуп абый ачлыктан интегә башлаган авылдашларына ярдәм итү җаен таба, сугышка китүчеләр исеменә икмәк яздырып алып, халыкны ачлыктан алып кала. Фронттагылардан “спрос” булмаган. Икмәккә туена алмасак та, әшәлчелеләр ачлыктан бик интекмәде” .
Якуп бабай әүвәл хәбәрсез югалган булып саналган. Ахырдан аның Сталинград шәһәре тирәсендә дошманны боҗрага алу бәрелешләрендә вафат булуы ачыклана. Һәлак булган солдатларга Мамай курганында куелган истәлек ташларының берсендә минем бабамның исеме дә уелган.
Кызганыч, аның фотолары бездә сакланмаган.
Алия ЯКУПОВА, Кармыш мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев