Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Җиңү көнендәге автойөрештә Чирмешән урамнарыннан 100дән күбрәк җиңел машина узды

9 Май көнне район үзәгендә үткән автойөрештә якташларыбыз 100дән күбрәк автомашина белән катнашты, алар Чирмешәндә 54 километр юл үттеләр.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара “Орион” яшьләр үзәге бинасы янында старт алды. Райондашларыбыз “тимер атлар”ын әләмнәр һәм байраклар белән бизәгәннәр.

- Вакыт табып, сугышта һәлак булган бабаларыбызны шулай искә алырга килгәнегез өчен рәхмәт. Барыгызны да Җиңү бәйрәме белән котлыйм, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов автойөрешкә старт бирер алдыннан.

Сүз уңаеннан әйтик, Җиңү көннәрендә мондый автойөреш район үзәгендә быел бишенче ел үткәрелде. Юбилей чарасында аны оештыручыларның кайберләрен – Юрий Сергеевны, Денис Портновны “Орион” яшьләр үзәгенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

- Район үзәгенең барлык урамнарын да узарга тырыштык, 100дән күбрәк автомашина белән 54 километр юл үтеп, чараны “Сабантуе” стадионында Россиянең әләмен җилфердәтеп тәмамладык, - диде Юрий Сергеев.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев