“Җиңү диктанты”н чирмешәнлеләр дә язды
Бөек Җиңүгә - 80 ел

“Җиңү диктанты”н чирмешәнлеләр дә язды

Үткән атнада республикада, шул исәптән Чирмешәндә дә, “Җиңү диктанты” – Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тикшерү акциясе узды.

Район үзәгендә әлеге чара Чирмешән лицеенда, кадетлар мәктәп-интернатында һәм 2 нче Чирмешән мәктәбендә оештырылды. Бу өч мәйданчыкта 69 кеше катнашкан, күпчелеге – югары сыйныф укучылары. Районның калган мәктәпләре акциягә онлайн рәвештә кушылды.

- Акциянең төп максаты - мәктәп укучыларын, яшьләрне Бөек Ватан сугышы чоры тарихын тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи хәтерне саклау, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, - ди район мәгариф бүлеге методисты Наталья Киричук.

Чара барышында 45 минут вакыт аралыгында 25 сорауга җавап бирделәр. Аның нәтиҗәләрен диктантпобеды.рф сайтыннан карап була.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары


Нет комментариев