Чирмешәндә «Туган як җәүһәрләре» иҗат фестивале башланды
Чирмешәндә Ватанны саклаучы елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Җиңү хакына!” исеме астында “Туган як җәүһәрләре”-“Жемчужины родного края” халык иҗатының район фестиваленә старт бирелде.
Гадәттәгечә, фестиваль ике турда уза. Әүвәл авыл җирлекләре, район оешмалары һәм учреждениеләре үзешчәннәре авылларда һәм район мәдәният йорты сәхнәсендә график нигезендә үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Иң яхшы номерлар икенче, йомгаклау турына сайлап алына. Апрель аенда узачак гала-концертта исә иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.
Призлы урыннар яулаган коллективларга акчалата премияләр тапшырү күздә тотыла, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә бүләксез калмаячак, ди оештыручылар.
Сүз уңаеннан, беренчеләрдән булып үз осталыкларын Шешминка, Югары Кармалка, Түбән Кармалка артистлары күрсәтте.
Марат Гомәров видеосы һәм фотолары.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев