Чирмешәндә “Сугыш чоры балалары” спектаклен күрсәттеләр
Район мәдәният йортында “Сугыш чоры балалары” театральләштерелгән музыкаль композициясе узды.
Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Агриппина Рыбакова куелышындагы сәхнә әсәрендә яшь конферансьелар, шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең “Бәхетле балачак” хореография коллективы, солистлар Светлана Степанова, Мария Рыбкина, Сергей Елин, Зилия Минханова катнашты.
Бу – тамашачыларны Бөек Ватан сугышының авыр чорларына күчергән, күңелләрне тетрәндерә торган тирән композиция. Сюжет үзәгендә – тормышларын мәңгегә үзгәрткән иң фаҗигале вакыйгаларның шаһитлары һәм катнашучылары булган балалар язмышы.
Спектакль, кызларның һәм малайларның бала килеш сугыш дәһшәтен: туганнарын югалту, мохтаҗлык, ачлык һәм курку кичереп, бик иртә үсәргә мәҗбүр булулары турында сөйли. Тамашачылар, барлык сынауларга да карамастан, аларның рух көчләрен һәм өметләрен өзмәүләрен күрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев