Чирмешәндә Җиңү бәйрәмендә узачак чаралар программасы мәгълүм
8 май көнне район авылларында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар, ветераннар белән чәй мәҗлесләре, концертлар булачак.
9 майда – Җиңү көнендә район үзәгендәге бәйрәм иртәдән үк башлана. Район мәдәният йортында район газетасы редакциясе белән мемориаль үзәк оештырган, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Мин ул сугышны үттем” (“Я прошел по той войне”) дип аталган фотокүргәзмә эшләячәк. Төп чаралар 8.30 сәгатьтә, гадәттәгечә, Яшьләр мәйданчыгында һәм Билгесез солдат һәйкәле янында узачак. Бәйрәмгә килүчеләр “Чемодандагы музей” күргәзмәсен карый алачак. Шулай ук “Сугыш турындагы җырлар һәм шигырьләр”, “Георгий тасмасы”, “Хәтер китабы” акцияләренә дә кушылырга мөмкин. Теләүчеләргә кыр кухнясында солдат боткасы пешәчәк.
Тантаналы митинг иртәнге сәгать 10да башлана. Монда Мәңгелек ут түренә чәчәкләр кую оештырыла. Митингның иң тантаналы өлешендә – парадта, гадәттәгечә, мәктәп укучылары катнашачак. Ретро машиналар парады да булачак. Шул ук көнне “Җиңү уты!” проектына да йомгак ясала.
11.30 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнар дип саналган якташларыбызның туганнарына извещениелар тапшырыла. Сәгать 12дә чирмешәнлеләрне Мәңгелек ут янындагы мәйданчыкка “Җиңү язы!” концертын карарга чакыралар. 19.30 сәгатьтә Яшьләр мәйданчыгында “Ул көннәрнең даны мәңгелек” дип аталган бәйрәм чарасы барышында районның иҗат коллективлары һәм татар эстрадасы җырчысы Илшат Хәмәдиев чыгышларын күрә алачакбыз. 21.30 сәгатьтә мемориаль үзәк каршындагы мәйданчыкта “Офицеры” киносы күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев