Чирмешән районыннан ике кода “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгәннәр
Бу фотода – безнең ике бабабыз. Икесе дә 1925 елда туганнар, икесе дә авыр сугыш юллары үткәннәр.
Вагиз бабай Талипов (Лашман) Смоленск, Волхов, Калинин фронтларында көрәшеп, “Батырлык өчен” медале, “Дан” һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. Отделение командиры, наводчик, кул пулеметчысы сугыштан II төркем инвалид булып кайткан.
Галимҗан бабай Гайнуллин (Чумачка) 73 нче укчы полкта, 256 аерым укчы батальонда минометчы булып хезмәт итә. “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләренә ия була.
Мәрхүм бабаларыбыз Җиңүне үзләренең намуслы, тырыш, үрнәк хезмәтләре белән яулаганнар.
Без алар белән горурланабыз. Язмабыз аларга дога булып барып ирешсен.
Оныклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев