Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Бөек Ватан сугышы елларында Лашманнан өч хатын-кыз фронтка киткән

1942 нче ел. Сугыштан Лашманга бер-бер артлы “кара мөһерле” кәгазьләр килеп тора. 1942 елның 16 гыйнварында Закир Мөхибуллин яу кырында батырларча һәлак була. Егерме биш яшендә вакытсыз гомере өзелгән сөйгәне өчен аның яшь хатыны дошманнан үч алырга чыгып китә.

Закир Лашманның иң чибәр егетләрененң берсе була, авыл клубы мөдире һәм өстәвенә гаҗәеп оста биюче дә. Сугыш башланыр алдыннан гына ул Туймәт кызы Задәгә өйләнә. Яшь килен авыл кибетенә сатучы булып урнаша. Һәм бәхет белән мөлдерәмә тулы күңелендә бары дошманга үч һәм нәфрәт кенә кала. Шулвакыт Задә апа Лашман мәктәбендә пионер вожатые булып яңа гына эшли башлаган Зәйтүнә Хәлиуллинаны да үзе белән фронтка китәргә үгетли. Зәйтүнә ризалаша.

Зәйтүнә апа Хәлиуллина Чистай районының Сарсаз авылы кызы. 1921 елгы ачлыкта тугыз балалы гаиләдән абыйсы белән икәүдән икәү калганнар. Балалар йортына эләгеп ачлыктан котылалар. Казан театр училищесын тәмамлаган елны сугыш башлана һәм ул Чирмешән районының Лашман авылы мәктәбенә эшкә җибәрелә. Бердәнбер туган абыйсы янына килә... Кызлар икесе дә фронтка китәргә гариза язалар.

Тупчы кызлар Закир Мөхибуллин һәлак булган Тверь өлкәсе Ржев районы Копытиха авылы җирләрен азат итеп дошманны куа китәләр. Туган җиренә исән әйләнеп кайтса да, сугыш Зәйтүнә апа өчен бик аяныч тәмамлана. Снаряд кыйпылчыгы аның башына тия, чибәр йөзе җәрәхәтләнә. Артист өчен бу зур фаҗига. Шулай да сугыштан соң ул Казанда төпләнә. Лаеклы ялга чыкканчы театрда режиссер ярдәмчесе булып эшли. Хыялында йөрткән образлар егерменче гасырның сиксәненче елларында үзе белән гүргә керә.

Задә апа Җиңү көненәчә сугышта була. Үзе кебек фронтовикка кияүгә чыгып, ике егет үстерә. Дуслар гомерләренең соңгы көненәчә хат язышып, аралашып торалар.

Яшь һәм чибәр Фәрбизә Шарапова-Абзалова да фронт юлларын исән-имин үтеп, күкрәген орден-медальләр белән бизәп, авылга кайтып төшә. Фронтовик Вәли абый Абзалов белән гаилә корып, ике чибәр кыз үстерделәр. Ул Лашман элемтә бүлекчәсендә эшләп лаеклы ялга чыкты.

Менә шундый батыр, ил терәге булган солдат кызларыбызны онытмасак иде. Аларны һәр киләчәк буын белергә, хөрмәт белән искә алырга тиеш.

Сиринь Зиннурова.

Лашман-Чирмешән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев