Берлинга кадәр элемтә сузган батыр
Чирмешәндәге мемориаль үзәккә кергәч, тарихи вакыйгага кагылышлы экспонат - америка солдаты фляжкасын күргәч, күптәнге хатирәләрем яңарды. Мондый фляжка һәм кашык Бәркәтә мәктәбе музеенда да бар. Анда бу экспонатның ничек килеп эләгүе турында сөйләмәкче булам.
Авылдашыбыз Әхтәм абый Гатин унҗиде яшеннән Бөек Ватан сугышына китеп, Берлинга кадәр барып җитә, 1947 елга кадәр хәрби хезмәттә була. Ул фронтта хәлиткеч вакыйгаларда катнашкан. Әхтәм абый Эльбада америка солдаты белән күрешә, шул очрашуның истәлеге итеп алар фляжка һәм кашыклары белән алмашалар. Алда язганча, америка солдатының бу бүләкләре мәктәп музеенда саклана.
Якташыбызга байтак тарихи вакыйгалар шаһиты булырга туры килә. Ул Потсдам конференциясендә сакта тора, Грамота белән бүләкләнә һәм аны ялга җибәрәләр. 1945 елның августында фронтовик туган авылына ялга кайта. Әхтәм абый сугыш беткәннән соң авылга кайткан беренче солдат була.
Авылдашыбызның сугыш елларында күргәннәре турында сөйләгәне хәтердә. Бер вакыйганы язып үтәсем килә. Алар өч сугышчы – элемтәчеләр Берлинга элемтә-телефон сузалар. Җиңүгә санаулы сәгатьләр калгач, араларындагы белорус егете һәлак була. Сугышчылар өч көн элек кенә аның туган авылы аша үткән булалар.
Ветеранның истәлекләреннән тагын бер өзек: “1945 елның 2 апрелендә икенче Белоруссия фронтына Берлин операциясен хәзерләргә һәм үткәрергә, Берлинны алырга, 12-15 көн эчендә Эльбага чыгарга әмер бирелә. Беренче Украина фронты Котбус районында дошманның көчле группировкаларын тар-мар итү, төп ударны Штеренберг юнәлешендә алып бару бурычы йөкләнә.”
Ветераннарыбызның мондый истәлекләре дә киләчәк буынга бик кирәк.
Бөек Ватан сугышы ветераны тыныч тормышта “Шушма” колхозында хезмәт куйды: ферма мөдире булып эшләде, авылга, фермаларга су кертү, ремонтлау эшләрен башкарды. Әхтәм абый Гатин 2004 елның 9 июлендә 79 яшендә вафат булды.
Сәрия Бикбова.
Бәркәтә авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев