Туймәттән Саниянең кул җылысы салынган оекбашларны киючеләр күп
Туймәт авылында яшәүче Сания Шәрифуллинаның сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикле булса да, ул үзенә шөгыль таба, вакытын бушка уздырмый. Сау-сәламәт кешеләр дә булдыра алмыйбыз дип торганда, аның кулыннан бишинә, ыргак төшми диярлек.
Сания куллары белән бәйләнгән оекбашларны, башмакларны, бияләйләрне киючеләр аз түгел. Ул эшләрен халыкка тәкъдим итә, заказ бирүчеләр дә бар.
-Беренче эшемне хәтерләмим дә инде, байтактан бәйлим. Әни исән вакытта кирәкми иде дә, ул вафат булгач, бәйли башладым, - ди Сания Мидхәт кызы. – Яшь чакта бәйләмәсәм дә, әнинең эшләгәнен карап тора идем, файдасы тиде, кирәк булгач, өйрәндем.
Сания төсле җепләрне кибеттән сатып алса, йон җебен үзе эрли. Авылда сарык тотучылар бар, йонны халыктан ала. Без барганда да кабасына йоны чорнаган иде, буш вакыты булу белән аны тарта, бәйләү өчен әзерләп куйган йомгаклары да байтак иде.
-Бер танышым оныгына жилет бәйләп бирүне сораган иде, анысы да бик матур килеп чыкты, - ди оста. – Теләк булса, барын да эшләргә мөмкин.
Бер тартмада бәйли башлаган оекбашлар торса, икенчесендә ыргак белән төсле җепләр урын алган. Сания ыргак белән урындык япмалары да бәйли.
-Бәйли-бәйли арып китсәм, кулыма ыргак алам, эш төрен алмаштыргач, ял кебек була, - ди ул. – Эшне гел алмаштырып торам: йон язып эрләп алам.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев