Туймәт мәктәбе республика бәйгесендә җиңү яулаган
Туймәтлеләр “Мәктәп экопатруле” республика бәйгесендә катнашып, беренче урынга лаек булганнар.
2014 елдан башлап, инде унынчы тапкыр үткәрелгән әлеге бәйгедә быел 3114 эш каралган. Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә куелган проект эшчәнлегенә ун ел эчендә яшь экологлар законсыз чүплекләр турында 50 меңнән күбрәк хәбәр юллаганнар.
Бәйгедә катнашу өчен укучыларга мобиль кушымта аша теркәлү узарга һәм табылган чүплекләр белән фото - һәм видео-хәбәрләр җибәрергә кирәк булган. Моның өчен укучыларга баллар хисаплаганнар.
Нәтиҗәдә, Туймәт мәктәбе коллективы “Иң актив мәктәп” номинациясендә беренче урынга чыккан. 1 нче Чирмешән мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Аяз Рәхмәтуллин һәм Виктория Куракова “Иң актив укучы” номинациясендә - икенче һәм өченче урыннарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев