Түбән Чегодай авылы егете, кече сержант Радик Әхмәтҗанов “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медале белән бүләкләнгән.
Якташыбыз СВОга 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча киткән.
-Әүвәл, “Казан ЭКСПО”га килгәч, мин инженер-сапер ротасына эләктем. Полигонда шушы һөнәргә өйрәттеләр. Хәзер Херсон якларында хезмәт итәм. Бик зур территорияләргә миналар куярга туры килә. Аларны гамәлдән чыгару да - безнең өстә, - ди “Татарин” позывнойлы якташыбыз. – Эшебез авыр, техника колонналары керер алдыннан, юлларны, бөтен биналарны җентекләп тикшерәбез, “растяжкалар”, гранаталар, миналар юкмы икәнлеген ачыклыйбыз.
Якташыбыз, отделение командиры әле тагын ике медальгә тәкъдим ителгән.
-Тиздән алары да кайтырга тиеш. Саперлар фронтта зур роль уйный, аларның ялгышуы да бер генә була, - ди батыр егет.
Нет комментариев