Сосновка кызы “Уяв пики” исеменә лаек булган
Әлки районының Сихтермә авылында узган “Уяв” чуваш мәдәнияте республика бәйрәмендә якташыбыз, Сосновка авылы кызы Анна Иванова «Уяв пики» - “Уяв гүзәле» исеменә лаек булган.
Иҗади бәйгедә республиканың төрле районнарыннан 11 кыз һәм Чувашстаннан өч катнашучы көч сынашкан. Алар чуваш мәдәниятенең: милли костюмнарның, халык җырларының һәм биюләренең матурлыгын күрсәткәннәр, гомуми нәтиҗәләр буенча безнең якташ беренче урында.
Чуваш мәдәниятенең әлеге «Уяв» республика бәйрәмендә безнең районнан да район башлыгы Рамил Айбатов җитәкләгән зур делегация катнашты. Якташларыбыз: Әккәрәй, Ивашкино, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Ульяновка, Иске Сережкино авылларының вокаль коллективлары төп сәхнәдә чыгыш ясаганнар. Барлык катнашучыларга Дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган.
Әлфия Закирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев