Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Скандинавларча йөргәч, 90 яшьлек Минсорур әбинең йокысы яхшырган

Соңгы араларда Югары Кәминкә һәм Керкәле авыллары урамнарында ике таякка таянып йөрүчеләр бермә-бер артты.

Югары Кәминкәдән ике дус, күршеләр: 77 яшьлек Рәхимә апа Гобәйдуллина һәм 90 яшен тутыручы Минсорур әби Гыйләҗева да скандинав йөрешен ошатканнар.

-Аякларыма операция ясаткач, табиб киңәше буенча шулай йөрергә тотындым,  - ди Рәхимә апа. - Балалар махсус таякларын алып кайтып бирделәр, ничек дөрес итеп йөрергә икәнен дә өйрәттеләр.Үземә генә күңелсез булгач, күршем Минсорур апаны да иярттем. Төштән соң икәүләшеп саф һава сулап кайтабыз. Файдасы бик бар.

-Тик олы яшьтә болай йөрү бик ансат түгелдер? - дим Минсорур әбигә.

-Элек кан басымы уйный иде. Хәзер исә каннарым чистарып киттеме, башка кан яхшырак килә башладымы, йокым әйбәтләнде, көн дә димәсәк тә, атнага 2-3 тапкыр йөреп кайтабыз, - ди ул.

-Озак яшәүнең сере нидә? – дип тә кызыксынгач:

-Гомер буена авыр эшләрдә хезмәт куйдык, ялкауланып ятарга вакыт булмады. Кешеләргә начарлык теләмәдек, ярдәм итәргә тырыштык, итәк тутырып балалар үстердек, хәрәкәттә-бәрәкәт, - диләр ачык, чиста күңелле, һәр туар көннән ямь табып, шатлана белүче авылдашларым.

...Урам буенча эштән кайтып киләм. Авылның Югары очыннан Хәтимә апаның, Ясәви абыйның, Разыя, Мөгаллимә апаларның скандинав йөреше белән атлаулары күренә. Керкәлегә керсәм, каршыма Самания апа, Наил абый, Мөгаллимә әбиләр очрый. Әйтерсең, бөтен авыл сәламәт яшәү рәвешенә күчкән. Күңел сөенә: өлкәннәребез өйләрендә бикләнеп ятмыйлар, аралашып яши авыл. Шул түгелме инде ул - “яшәү яме”?!

Лилия Хөснуллина, социаль хезмәткәр.

Керкәле авылы.

Наҗия Хөснуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев