Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итте
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесендә безнең райондашларыбыз – Хуҗихановлар гаиләсе дә катнашты.
2023 елның сентябрендә бу үрнәк гаилә алтын юбилейларын бәйрәм итәчәк.
Линар Вильям улы Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли, баш зоотехник, Ворошилов исемендәге колхоз рәисе, КПСС райкомында оештыру бүлеге инструкторы, җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы була. Ул үз эшен гел җиренә җиткереп башкара. Күпьеллык намуслы хезмәте, терлекчелек үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен район һәм республика җитәкчелегенең күп санлы грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Хезмәт ветераны Гөлчирә Салих кызы 1973 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, 1973 елдан 2022 елга кадәр үзәк район хастаханәсендә табиб-стоматолог булып эшли, медицина стажы 50 ел. Эштәге казанышлары өчен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Чирмешән районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау отличнигы. «Озак еллар намуслы хезмәте өчен» медале иясе.
Хуҗихановлар өч кыз үстергәннәр, аларның икесе әниләренең эшен дәвам итә, табиб һөнәрен сайлаганнар. Линар Вильям улы һәм Гөлчирә Салих кызы өч оныгының яраткан бабасы һәм әбисе.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев