Мәкия балаларын һәр иртә таба ашы белән сөендергән
Язмыштыр, Башкортстанның Караидел районы Мөрәсем авылы кызы Мәкия инде ярты гасырга якын Иске Кадида гомер итә. Күптән түгел аңа 90 яшь тулды аңа.
Иске Кади авылы егете Галимҗан Халюков Свердловск шәһәреннән алып кайта күрше республика кызын. Якташыбыз анда армиядә хезмәт иткән. Хезмәте тулгач та Галимҗан шунда төпләнеп кала. Мөкия белән танышып, очрашып йөргәннән соң, 1955 елда кавышалар. Аннан Иске Кадига кайталар.
-Укытучыбыз Иркәнур апа әнинең яшь чагында бик чибәр, буй-сынлы булганлыгын сөйләгән иде. Шунда авылдашларыбыз: “Вәт, Галимҗан абый эләктергән чибәр хатынны” дип тел дә шартлатканнар, - дип сөйли юбилярның кызы Әминә.
Халюковлар 7 бала үстергәннәр, барысы да бүген исән-сау. Әтиләре Галимҗан гына 71 яшендә гүр иясе булган. Мәкия Әхмәтдин кызы исә гомере буе колхозда төрле эштә хезмәт куйган.
Мәкия әбинең 90 яшьлек юбилеена Иске Кадидагы төп йортка 50дән күбрәк кеше: балалар, оныклар, оныкларның балалары җыелды. Юбиляр якташыбызны район җитәкчесе Рамил Айбатов исеменнән дә тәбрикләп, бүләк тапшырдылар.
Бүген Мәкия әби улы Әхсән белән килене Гөлсара тәрбиясендә яши.
-Аларга бик зур рәхмәт, әнине карыйлар. Әниебез ул безнең бик уңган, искитмәле сабыр кеше. Укучы вакытта безгә мәктәпкә иртән үктаба ашы пешереп куя иде. Без тәмле ашап үстек, - дип сөйләделәр балалары.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев