Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман мәктәбен тәмамлаучылар 45 елдан соң очрашты

Район үзәгендә оештырылган бәйрәмдә яктарак басып торган бер төркем олырак апалар һәм абыйларга күзем төште. Белешсәм – сыйныфташлар очрашуы икән.

Араларында танышларым, укытучыларым Гакыйлә апа һәм Наил абый Нуретдиновлар да бар. Алар сыйныфташлар икән.

-Исләр китә, үзем гел 18дә кебек, каян килгән бу олы апалар һәм абыйлар? Әллә ата-аналар җыелышымы икән дип тә уйлап куйдым, - дип гадәттәгечә шаяртты Наил Рөстәм улы. – Чынлап кына әйтсәң, безнең инде ашыйсы да, эчәсе дә килми, бары тик сөйләшеп кенә утырасы иде. Хатирәләр яңара, сөйләшер сүзләр бетми.

Алар 1979 елда 128 егет һәм кыз (дүрт параллель сыйныф) Лашман урта мәктәбен тәмамлаганнар. Бүгенге очрашуга 40лап сыйныфташ җыелган. Әмир авылында туып үскән, Лашман мәктәбен тәмамлаган Рәшидә Заһретдинова (хәзер инде Чанышева) очрашуга Яр Чаллыдан кайткан. Анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли икән.

-Кеше күңелендә - туганның үз урыны, сыйныфташның үз урыны була. Классташ бит ул - сине бала, яшьлек чоры белән бәйли торган кеше. Шуңа да әлеге очрашулар бик күңелле, рәхәт була. Кызганыч, 27без инде арабыздан китте. Җир астын юллар юк диләр бит. Шуңа күрә сыйныфташлар белән ешрак очрашырга кирәк дигән теләктә калам, - ди Рәшидә ханым.

Быел Лашман мәктәбендә ремонт барганлыктан, әлеге очрашу район үзәгендәге бер кафеда үтте. Тик мәктәптә оештырылган бәйрәмнәре күңелгә якынрак, күңеллерәк тә булган: мәктәпнең хәтта стеналары да үзеңне шушы елларга алып кайта сыман, ди сыйныфташлар.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев