Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман мәктәбенең оста укытучысына тун бүләк иттеләр

Лашман урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Резеда Галимова "Авыл укытучысы" бәйгесенең җиңүчесе дип танылган, өченче дәрәҗә Диплом һәм тун белән бүләкләнгән. -Конкурс "Мәгариф" журналы редакциясе тарафыннан оештырылды, - ди Резеда. - Бәйгенең беренче этабында "Укытучы - компетентлы шәхес" дигән темага 100дән артык эш тәкъдим ителгән. Мин дә бу бәйгедә үземне...

Лашман урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Резеда Галимова "Авыл укытучысы" бәйгесенең җиңүчесе дип танылган, өченче дәрәҗә Диплом һәм тун белән бүләкләнгән.

-Конкурс "Мәгариф" журналы редакциясе тарафыннан оештырылды, - ди Резеда. - Бәйгенең беренче этабында "Укытучы - компетентлы шәхес" дигән темага 100дән артык эш тәкъдим ителгән. Мин дә бу бәйгедә үземне сынап карамакчы булдым һәм беренче этабында катнаштым. Җиңү турында уйламаган да идем. Икенче этапка узган 30 эштән 10 эш сайлап алынды, алар рәтендә минеке дә булды. Финалистлар Казанда укытучылар каршында мастер - класс күрсәттек. Беренче һәм икенче урыннарны Актаныш һәм Арча районнары вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары яулады, мин өченче урынга лаек булдым.
Лашман урта мәктәбен тәмамлаган Резеда Бөгелмә педагогик училищесына укырга керә. Диплом алган яшь белгеч туган авылына, үзе белем алган мәктәбенә эшкә кайта. Читтән торып институт тәмамлый. Бүген инде аның 24 ел педагогик стажы бар. Тәжрибәле, үз эшен яратып, иҗади якын килеп башкаручы Резеда "Ел укытучысы" бәйгесендә һәм башка конкурсларда да актив катнаша, призлы урыннар яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурсы лашман укытучысы мәктәбе