Казандагы якташыбыз әтисенең Лашмандагы хезмәттәшләрен “Безнең Чирмешән”гә яздырган
Казанда яшәүче чирмешәнле Фәнил Закиров Лашманның данлыклы сельхозтехникасында эшләгән тугыз ветеранны “Безнең Чирмешән” район газетасына яздырды.
Әлеге якташыбызның әтисе, мәрхүм Мохтар Вагиз улы элек, шактый еллар Лашман авылындагы “Сельхозтехника” берләшмәсен җитәкләде. Закировлар берара шушы авылда яшәп тә алган. Фәнил Закиров “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылып, әтисенең элеккеге хезмәттәшләрен 2026 елның икенче яртыеллыгына “Безнең Чирмешән”гә яздырган. Казандагы “Чирмешән” якташлык җәмгыятендә дә актив эшчәнлек алып баручы иганәче дустыбызга бик зур рәхмәт.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев