Казанда Чирмешән якташлык җәмгыяте юбилей уздырды
Казанда Чирмешән якташлык җәмгыятенең 30 еллык юбилее узды.
Бәйрәм-очрашуның монысында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең затлы бинасында оештырылуы очраклы түгел, аны нәсел тамырлары Яңа Элмәледән булган Дмитрий Туманов биредә үткәрергә тәкъдим иткән. Ул әлеге “резиденция”нең хуҗасы, фестиваль хәрәкәтенең генераль продюссеры, идарә рәисе.
Очрашуны нәкъ менә шушы хәрәкәт, фестиваль аша зур сәхнәгә чыккан, инде республикада танылып килүче якташларыбыз – яшь җырчы артистларыбыз чыгышы бизәде.
Кемнәрне генә үстермәгән туган районыбыз. Башкалага килеп, алар илгә-көнгә кирәкле һөнәр сайлаганнар, эшләрендә зур казанышларга ирешкәннәр. Сәхнәгә чыгып бүләкләр алган табиблар гына да дистәләп. Бүген аларга хөрмәт аеруча зур булды.
-Туган як белән элемтәне өзмибез. Монда инде йортыбыз юк, әмма кайтып йөрергә, аралашырга туганнарыбыз, дусларыбыз бар, - ди онкодиспансерда бүлек мөдире, медицина фәннәре кандидаты Наил Вәлиев. –Мондый очрашуга бик теләп килдем.
-Бүгенге чара хакында Түбән Новгородта яшәүче сеңелем аша белдем, - ди Югары Чегодайда туган, инде 50 елдан күбрәк Казанда торучы Фәгыйлә апа Мортазина. –Бик сагынып, әллә ничә автобуска утырып килдем, соңгы көннәрдә йокым да йокы булмады. Якташларны күргәч күзләрем яшьләнде.
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да биредә.
-Без якташларыбыз, үткән тарихыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз, - диде ул. –Иң төп байлыгыбыз – районыбыз кешеләре. Минсәгыйть Закирович Шакировка рәхмәт, Чирмешән районы өчен ул тарихка керерлек зур эшләр башкарды. Казанда, башка шәһәрләрдә гомер итүче бик күп якташлар районда, туган авылларында төрле чаралар үткәргәндә теләп һәм нык булышалар.
Казанда яшәүче чирмешәнлеләр ике мең чамасы диделәр. Әйе, чама белән, гаиләләрен дә кушсаң шактый зур сан килеп чыга.
-Бала чагым әти-әнием туган Югары Чегодайда һәм Иске Үтәмештә узды, Чирмешән районы миңа, гомумән, бик якын, - диде очрашуда катнашкан олы кунак – республика Президенты ярдәмчесе, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абделганиев. –Булдыра алганча, районыбызга булышырга тырышыйк, әби-бабалар, әти-әниләр нигезен саклыйк.
Юбилей булгач, бүген дистәләгән якташыбызга район башлыгының, якташлык җәмгыятенең Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырдылар. Сәхнәгә бер-бер артлы милли ансамбльләребез, үзешчән артистларыбыз чыкты, алар кунакларны татар, чуваш, рус җырларын җырлап җилкендерделәр.
Айнур Галләмов, Анна Иванова, Рузилә Булатова, Ләйсән Галләмова, Рания Минһаҗева, Гөлназ Гатина, Азалия Фарисова, Наилә Гәрәева һәм башка яшь башкаручылар, “Рапсодия”, “Хыял”, “Ивушки”, “Сәрвиназ”, “Пилеш”, “Самант” ансамбльләре, квартетлары, "Бәхетле балачак" бию коллективы чыгышларына монда да озак кул чаптылар.
Мәдәният хезмәткәрләре оештырган күргәзмә, аш-сулы табын бу чараны тагын да күркәм итте.
Яр Чаллыдан, Түбән Камадан бүләкләр белән килгән якташлар да мактауга лаек.
Соңгы елларда Казандагы якташлык җәмгыятен Раушания Сәүбанова җитәкли башлагач, чирмешәнлеләр аеруча активлашты. Шул каладагы һөнәрчелек техникумы директоры ул, иҗади, актив, оештыру сәләтенә ия кеше.
-Без кыйблабызны югалтмаска, кайдан чыкканыбызны онытмаска тиеш. Мондый чараларда киңәш-табыш итәбез, араларны якынайтабыз. Нинди генә мәсьәләдә булмасын, район башлыгы Фердинат Мидхәт улы Дәүләтшин безнең тәкъдимнәрне гел хуплый, булышырга җай таба, аңа бик зур рәхмәт, - диде Раушания Кыяметдин кызы.
Якташлык җәмгыятенең 30 еллык юбилеена килгән кунаклар бүгенге концертка сатылган билет акчаларын Украинадан күченүчеләргә җибәрүне хупладылар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев