Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармышта 90 яшьлек юбилярны күршеләре котлаган

Кармыш авылында яшәүче Ркыя Хәйруллинаның 90-яшьлек юбилеена иң якын кешеләре – күршеләре җыелган.

Ркыя Хәйрулла кызы Кармыш авылында туып үсә, гомере буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Кызганычка каршы, Ркыя апа тормышка чыкмаган, балалары юк. Ул гомере буе үз көченә ышанып яшәгән. Иң якын туганы - апасының кызы читтә яши, ләкин авылга, әби янына мөмкинлеге булган саен кайтып йөри.

Олы яшьтә булуына карамастан, Ркыя әби исәнлегеннән бер дә зарланмый.

-Ул тәртип яратучы, пөхтә кеше, өе гел җыйган, чиста. Биш вакыт намазны укый, дөнья хәлләре белән кызыксына, район газетасыннан барлык яңалыкларны белеп тора, - ди Ркыя әбинең күршесе Дания апа Миннебаева. – Без аны ялгызы калдырмыйбыз, бөтен күршеләр әбинең хәлен белеп торабыз, кирәк булганда ярдәм итәбез. Юбилеенда да җыелышып, гомер бәйрәме белән котладык.

Юбилярны район хакимиятеннән килеп тә, Росси Президенты һәм район башлыгының котлауларын ирештергәннәр, бүләкләр тапшырганнар. 

фото: Айнур Загитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев