Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдән Әгълүковлар гаиләсендә бишенче бала туды

Кара Чишмә авылында бу атна җомгасында исем кушу мәҗлесе була. Әгълүковлар бишенче балаларын Илдан дип атаячаклар.

Илназ һәм Гөлназ Әгълүковларның әлеге төпчек уллары 2 ноябрьдә, Илназның әтисе Исиянга 73 яшь тулган көнне, дөньяга килгән. Хәзер бабай белән оныкның бәйрәмнәре уртак.

-Улыбыз тууга барыбыз да сөендек, әнисенә – Гөлназга бик зур рәхмәт, исән-сау булсын. Мин балаларны бик яратам. Үстерербез әле, эшләп торабыз бит. Ике яктан да әби-бабайлары нык терәк, аларсыз булмый, тормышны үзең генә тарту, дөрес, кыенрак, - ди Илназ Исиян улы.

Гөлназ бәбине Әлмәт шәһәрендә тапкан. Төпчек энеләрен алырга больницага әтиләре белән барлык балалары да барган. Әгълүковларның олы уллары  Ильяз хәзер  Күтәмәдә, 11 нче сыйныфта, икенчеләре Илзат Кара Чишмә мәктәбенең – 8 нче, Илхан 6 нчы сыйныфларында белем алалар. Гөльяз балалар бакчасында тәрбияләнә.

Әгълүковларның балалары төп йортта, әби-бабалары Исиян абый һәм Рабига апа янында, яхшы тәрбия күреп үсәләр.

Әлфия Әгълүкова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев