Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә юбилярын табын көйләп котладылар

Тәскирә әбинең берсеннән-берсе матур күлмәкләре шкафка сыймый башлаган. Юбилее уңаеннан аңа балалары, кардәшләре, авылдашлары кием-салым, урын-җир әйберләре чәчәк букетлары да бүләк иткәннәр. Зурлаганнар. -Иртәрәк килгән булсагыз бездәге халыкның күплегенә исегез китәр иде, - ди аның Әлмәт районында яшәүче кызы Галия. -Без алты кыз үстек, әни - 21 онык һәм оныкчык...

Тәскирә әбинең берсеннән-берсе матур күлмәкләре шкафка сыймый башлаган. Юбилее уңаеннан аңа балалары, кардәшләре, авылдашлары кием-салым, урын-җир әйберләре чәчәк букетлары да бүләк иткәннәр. Зурлаганнар.


-Иртәрәк килгән булсагыз бездәге халыкның күплегенә исегез китәр иде, - ди аның Әлмәт районында яшәүче кызы Галия. -Без алты кыз үстек, әни - 21 онык һәм оныкчык әбисе, ирләребез - бөтенебез берьюлы бер өйгә генә сыймыйбыз да. Табын көйләп, кадерле әниебезне котладык, тәмле сыйлар пешердек.

Тәскирә Ризатдин кызы Шәрипова Кара Чишмәдә, кияүгә чыгып, инде 64 ел яши, шушы авыл кешесенә әйләнгән. Туган авылы Бәркәтә кебек бик якын аның Кара Чишмәсе. Халык әйбәт, ачык күңелле монда. Балалары да сагындырып тормыйлар, еш кайталар икән.

-Күптән түгел без авылдагы йортыбыздан ирем Тәлгать, ике балабыз белән монда күченеп килдек, - ди Тәскирә әбинең кече кызы Гөлназ. -Туганнар кайтып йөрүенә ияләштек. Гел булышып торуларына рәхмәт кенә.

Бүген Әсхәте генә исән түгел юбилярның. -Картым матур кеше иде, матур җырлый иде, - ди әле дә зиһенле, үткен, тапкыр телле Тәскирә әби.

Шәриповларның җыйнак кына, чиста, пөхтә йортлары янәшәсендәге зур сарайда ике сыер, бозаулар, куяннар да асрыйлар. Тәскирә әби аларга да күз-колак булып йөри, кайткан-киткән балаларына изгелекләр теләп дога кылып тора.

Бүген бу йортта бик иртә уянганнар, районнан да кунаклар килде бит. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина 90 яшен тутырган Тәскирә Ризатдин кызына Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бүләген тапшырды. Моңа кадәр аңа Бөек Җиңү көненең 72 еллыгы уңаеннан Казаннан җибәрелгән бүләк китергәннәр. Болай хөрмәтләү - игътибар билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined