Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Чегодайдан Галимовларның кыярлары өлгергән дә

Югары Чегодай авылыннан Марат һәм Рәмзия Галимовлар үз теплицаларында быел үстергән кыярларының тәүгеләрен апрель урталарында ук өзеп кергәннәр.

Бакчачылар аларның орлыкларын 9 мартта чәчкәннәр. Инде хәзер яңа уңышка сөенәләр. Сатуга да чыгарганнар.

-Бу көннәрдә иртән 25-30 килограммлап кыяр җыеп алабыз, шул көннеке-көнгә сатылып бетеп бара, - ди Рәмзия.

Галимовлар Югары Чегодайга 2001 елда Ташкенттан күченеп кайталар. Монда төпләнү белән беренче эш итеп бакчаларында теплица корганнар.

-Эшне, нигездә, ирем Марат башкара, моннан чыкмый дисәң дә буладыр. Мин булышучы гына. Теплицаны утын белән дә, май ягып та җылытабыз. Узган атнадагы эссе көннәрдә мичләрне бөтенләй якмадык, теплицага болай да керерлек түгел, кызу иде,  - дип сөйләде  Рәмзия ханым.

Галимовларның ике теплицасындагы яшелчә үсентеләре төбенә су шланглардан килә - тамчылы сугару ысулы. Алар кыярның “меренга”, “кибрия” дип аталган сортларын үстерәләр. Икенче теплицаларындагы томатлар да помидорланган. Яшелчәләрнең болары май ае ахырларында  кызара башларга тиеш икән.

Марат Сөләйман улы сак хезмәтендә, Рәмзия Рәхимҗан кызы авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли.  Абзарларында терлекләре дә шактый.

-Тырышырга-тырмашырга инде, яшелчә үстерү яктан караганда гына ансат кебек. Быел 33 мең сумлык ук орлык алырга туры килде, көздән теплица өстендәге полиэтиленын өлешчә яңарттык. Нишләтәсең, чыгымсыз булмый. Бераз файдасын алгач, дөрес, эшләгәннәр, арыганнар онытыла инде ул, - диләр уңган якташларыбыз.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев