Иске Үтәмеш артистлары Чатыр тауга менде
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш артистлары Чатыр тауга менде

Татарстанның иң бөек ноктасында – Чатыр тау калкулыгында төрки халыкларның «Чатыр тауда җыен» милләтара халык иҗаты фестивале узды.

Азнакай районында үткән чарада безнең якташлар – Иске Үтәмеш авылы мәдәният йортының "Хыял" фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Искеүтәмешлеләр әлеге фестивальгә ел да барып, районыбызны шулай танытып кайталар.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны – Гаилә елы итеп игълан итте. Төрки халыкларның милләтара халык иҗаты фестивале барысын да бер көчле, зур гаиләгә берләштерде.

Светлана Әхтәмова фотолары һәм видеосы


Нет комментариев