Иске Сережкинода туган 95 яшьлек Нина Павлова иркенләп өч телдә сөйләшә
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Нина Павлова биредә инде икенче юбилеен билгели. Биш ел элек, декабрь башында, без аны нәкъ шулай 90 яше белән котларга килгән идек, инде Нина Николаевнага 95 яшь тулган.
Сугыш башланган елны Иске Сережкино авылында туган якташыбызга 13 яшь була. Әтисе сугышка киткәч, әнисе дүрт бала белән кала. Нина колхозда эшли башлый, яшүсмер кызны сарык көтүе көтәргә билгелиләр. Ач, ялангач, кояш кыздырганда да, яңгыр яуганда да, ул көнозын сарыклар артыннан ияреп йөри. Соңрак уңган, булдыклы кызны район үзәгенә “Заготзерно” оешмасына бөртек төяргә җибәрәләр.
- Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен, дип эшләдек. Бик авыр еллар иде, - ди Нина Павловна.
Ул озак еллар әнисе белән яшәгән, аны тәрбияләп торган, соңгы юлга да озаткан. Язмышына шулай язылган булгандыр, тормышка чыкмаган. Авылда туганнары да калмаган, шуңа да, исәнлеге китә башлагач, аны 2011нче елны өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интерантына урнаштыралар. Әбинең читтә ерак туганнары бар, алар ел саен аның янына килеп, хәлен белеп китәләр.
Кызганыч, бүген ул күрми, сукырайган, йөри дә алмый. Көнозын кроватендә утырып тора. Шулай да төшенкелеккә бирешми, әле бүген дә шаярып алды, такмаклар да җырлады. Нина апа русча да, татарча да яхшы белә, иркенләп сөйләшә, туган – чуваш телен дә онытмый.
- Безне монда бик яхшы карыйлар, тәмле ашаталар, киемнәребезне гел алмаштырып торалар, мунча кертәләр. Рәхмәт кызларга, - дип тә куйды ул.
Юбилярны, тыл хезмәтчәнен, туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Мөхсинова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина килеп, Нина Николаевнага Россия Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән тәбрикләүләр җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев