Иске Сережкинадан Надежда Илюхина сугышчыларга җылы оекбашлар бәйли
Иске Сережкинадан Надежда Илюхина махсус хәрби операциядә катнашучыларга 20ләп пар оекбаш җибәргән.
-Безнең өчен тормышларын куркыныч астына куючы егетләребезгә бернәрсә дә кызганыч түгел. Аяклары җылыда булсын, - диде Надежда Ивановна. – Исән-сау якыннары янына кайтсыннар.
Бәйләү - Надежда Ивановнаның яшьтән яраткан шөгыле. Мәктәп елларында ук аның кулында бишинә була. Кич телевизор карганда да эш коралларын кулыннан төшерми.
- Телевизор экраны каршында эшсез утыруны күз алдына да китерә алмыйм, - дип елмая авылның фельдшер-акушерлык пунктында җыештыручы булып эшләүче якташыбыз. - Көндез эштә, кичен өй мәшәкатьләре белән мәшгуль булсам да, һичшиксез, оекбашның бер сыңарын гына булса да бәйләп куярга вакыт табамын. Бәйләп арып китсәм, ыргак алып мунчала үрә башлыйм. Анысы тиз эшләнә, көнгә икене дә бәйләгән вакытлар була. Мунчала өчен җепне күпләп яздырып кайтарабаз.
Хуҗабикәгә бу эшендә якыннары да ярдәм итә. Надежданның әнисе, олы яшьтә булуына карамастан, материаллар әзерләүдә актив катнаша, йон эрләп бирә. Йон җебен сатып та ала оста.
Дөрес, яз җиткәч, җәй көннәрендә Надежда Ивановнаның эш кораллары бераз ял итә. Бүген әле ул үзенең яраткан шөгылендә, әзерләгән оекбашлары, мунчалалары да байтак.
-Кул эшләре күңелне тынычландыра, - ди оста. - Үз эшләнмәләрем белән тирә-юньдәгеләрне сөендерергә тырышам, бүләкләр бирергә яратам, миңа шулай ошый. Махсус хәрби операция зонасына мунчалалар да җибәрдем. Игелекле гамәлләр җанга шатлык китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев