Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Иске Котыштан Борисовлар кәҗә асрауны файдалы, диләр

Иске Котыш авылында яшәүче Елена Борисова элек берничә баш кәҗә асраса, быел гаиләне сөт белән нибары бер Катюшасы гына тәэмин итә.

Кайберәүләр: “Кәҗә – мал түгел”, - дисә дә, Елена Васильевна аның киресен раслый.  

-Ун еллап кәҗә асрыйбыз. Былтыр алты бәтие белән тугыз баш иде, кәҗә сөтеннән каймак, май, катык,  хәтта сыр да ясадым, - ди Елена Васильевна. – Катюша көненә ике литр сөт бирә, иртән һәм кичен савам. Безгә ирем белән җитә. Төрле кәҗә төрлечә сөт бирә. Элек без мөгезсезләрне асрадык, аларның сөте күбрәк иде.  Кәҗә сөтенең исе бар диләр. Белмим, мин сизмим. Алайга китсә, сыер сөтенең дә үзенчәлекле исе була бит.

Кәҗә сөте бик файдалы, мәсәлән, сыер сөте кешегә аллергия бирергә мөмкин, кәҗә сөте алай түгел. Анда лактоза сыерныкыннан 13 процентка кимрәк. Шуңа күрә аны лактозаны кабул итә алмаучылар да эчә ала. Кәҗә сөте өч тапкыр җиңелрәк үзләштерелә икән.  

Хуҗалар кәҗәләрен бәйдә тоталар, тирәсендә яшел үлән җитәрлек.

Әңгәмәдәшем сүзе буенча, кәҗәләр – талымсыз хайваннар, нәрсә бирәсең - шуны ашыйлар, шулай да тәмле ашарга яраталар.

-Акыллы мал, - дип тә мактап куйды хайванны хуҗабикә. - Әлбәттә, ул - бераз тискәре хайван, шуңа күрә җаена барырга, рәхимле булырга кирәк. Һәрбер җан иясе үзен сыйпауны, яратуны тели бит.

  

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев