Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Элмәле егете Кызыл мәйданда парадта катнаша

Мәскәү шәһәрендә контракт буенча хезмәт итүче Иске Элмәле егете Виктор Иванов Адлер шәһәрендә хәрби командировкада була һәм аңа XXII кышкы Олимпия уеннарында җәмәгать тәртибен саклаган өчен истәлек - күкрәк билгесе тапшыралар. -Ул бу шатлыгын безнең белән дә уртаклашты, моңа бик куандык,- ди якташыбызның апасы Татьяна Захарова. - Моңа кадәр дә...

Мәскәү шәһәрендә контракт буенча хезмәт итүче Иске Элмәле егете Виктор Иванов Адлер шәһәрендә хәрби командировкада була һәм аңа XXII кышкы Олимпия уеннарында җәмәгать тәртибен саклаган өчен истәлек - күкрәк билгесе тапшыралар.

-Ул бу шатлыгын безнең белән дә уртаклашты, моңа бик куандык,- ди якташыбызның апасы Татьяна Захарова. - Моңа кадәр дә Викторның командирыннан әти-әнигә Рәхмәт хаты килгәне бар иде. Без туганыбыз белән горурланабыз.
Виктор Иванов яшьтән үк хәрбиләргә кызыга, 10-11 классларны һөнәр училищесындагы кадет классында укый. Укуын тәмамлагач хәрби хезмәткә китә һәм бер елдан соң, килешү төзеп, хезмәтен дәвам итә. Чечен республикасында хәрби хәрәкәтләрдә дә катнаша.
Якташыбыз инде өченче ел хәрби киемдә, Мәскәүдә. Алар Кызыл мәйданда бәйрәм парадларында да катнашалар.
-Без Викторны телевизордан да күреп калдык, - ди Татьяна. - Җәйгә чираттагы ялга кайтуын көтәбез. Ул хезмәтен дәвам итәргә тели, авылдагы иптәшләрен дә хезмәткә барырга үгетли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X